(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның Күмертау шәһәрендә вертолетлар җитештерә торган Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә булды һәм «Россия вертолетлары» холдингының директорлар советы утырышында катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, «Ростех» дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры Анатолий Сердюков һәм «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский белән бергә авиация предприятиесендә булды.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар предприятие цехларында булдылар һәм авиация техникасы үрнәкләре белән таныштылар. 2021 елда биредә җиде яңа вертолет җитештерергә һәм төрле ведомство заказы буенча тагын 15ен яңадан җиһазларга планлаштыралар.
«Россия вертолетлары» холдингының директорлар советы утырышында катнашучылар аңа кергән предприятиеләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары турында фикер алыштылар. Шул исәптән, сүз авиация техникасы модельләрен киңәйтү, матди базаны модернизацияләү һәм Россия һәм халыкара базарларда продукциягә заказлар алу турында барды.