(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Казаннан табиблар килде, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте. «Беренче ярдәмне мондагы хирурглар күрсәткән иде. Барысы да квалификацияле эшләгән. Без хәзер алдагы практиканы билгелибез», — диде табибларның берсе Рөстәм Миңнехановка. Якын арада зур федераль үзәкләр белән консультацияләр уздырылачак. Алдарак «Татар-информ» зыян күргән биш кеше Чаллыга БСМПга, ә бер кеше РКБга җибәрелгән дип хәбәр иткән иде.