(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). 8 октябрьдә республикада 1442 кеше сәүдә үзәкләре һәм мәдәният сарайларындагы мобиль вакцинация пунктларыннан файдаланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Казанда бер көн эчендә – 918, Түбән Камада – 263, Чаллыда – 164, Әлмәттә 97 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк Татарстанда ковидка каршы чикләүләрнең көчәйтелүе хакында хәбәр иткән иде.
Медицина ведомствосы вәкилләре ышандыруынча, «кичә табиблар Казан сәүдә үзәкләре ябылганчы эшләгән һәм вакцинациягә килгән барлык кешегә прививка ясаган».
Коронавирус һәм гриппка каршы прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада учреждение эшләгән сәгатьләрдә ясатырга мөмкин. Моннан тыш, 10 октябрьгә кадәр теләгән һәркем сәүдә үзәкләрендә дә вакцинация уза ала.
Казан:
▪️ Мега сәүдә үзәге, Южный сәүдә үзәге, Парк Хаус сәүдә үзәге (көн саен 10:00-20:00 сәгатьләрдә)
▪️ Сбербанк (Пушкин урамы, 4) дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00-14:00 сәгатьләрдә
▪️ Мәдәни үзәкләр:
- «Сәйдәш» мәдәният үзәге (дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00-17:00 сәгатьләрдә)
- «Мәскәү» мәдәният үзәге (дүшәмбедән шимбәгә кадәр 10:00-19:00 сәгатьләрдә)
- В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы (дүшәмбедән җомгага кадәр 13:00-19:00 сәгатьләрдә)
▪️ Чаллы, Омега сәүдә үзәге (көн саен 13:00-19:00 сәгатьләрдә)
▪️ Әлмәт, «Панорама» сәүдә үзәге (эш көннәрендә - 16.00-20.00, ял көннәрендә 12.00-18.00 сәгатьләрдә)