(Ростов, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең 5 призеры билгеле. Аларны Ростов на Дону дәүләт музыкаль театрында узган тантаналы чарада игълан иттеләр. Казан укытучысы Мария Голованова шушы исемлектә.
Мария Голованова Казанның 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы булып эшли.
Биш призер исемлегендә, шулай ук, Капцовлар исемендәге 1520 нче мәктәпнең физика укытучысы Артём Барат (Мәскәү), Төмән шәһәре 16 нчы гимназиясенең физика укытучысы Екатерина Костылева (Төмән өлкәсе), Хабаровск шәһәренең тарих укытучысы Дмитрий Морозов, Ставрополь шәһәренең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Шрамко.
85 укытучы арасында 15 мөгаллим «илнең иң яхшы унбиш укытучысы» исемлегенә эләгеп, җиңү өчен көрәшләрен дәвам итте. Хәзер 15 педагог арасыннан сайланган 5 укытучы абсолют җиңү өчен көрәшәчәк.