(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә беренче балалар сырын август аенда ук Татарстанда эшли башладылар. Балалар интернаты базасында сыр әзерләүнең катлаулы процессына өйрәтәләр һәм мастер-класслар үткәрәләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мини-җитештерүдә ятимнәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар сыр әзерләү серләрен өйрәнә. «Осталар шәһәре» ярминкәсендә яшь сыр пешерүчеләр үзләренең беренче продукциясен тәкъдим иттеләр. «Сыр әзерләү» серләрен өйрәнүче укучылар продукт тәмле булсын өчен җитештерүнең бер этабын да кулдан ычкындырмаска кирәклеген белә. Процесс хәтта тәҗрибәле осталар өчен дә җиңел түгел. Башта балаларны — теориягә, аннан практикага өйрәтәләр. Сыр ясау процессын этаплап башкарганнан соң, иң катлаулысы — көтү. Ул бер тәүлектән өч тәүлеккә кадәр вакытны ала. Ә шунннан соң яңа сырны табынга бирәләр. Планда — бөтен республика буенча мини-сыр әзерләү урыннарын ачу. Проектның максаты — мөмкинлекләре чикле балаларга катлаулы һөнәрнең нигезләрен өйрәтү һәм, бәлки, тормышта үз эшләрен табарга ярдәм итү.