(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). «Шәһри Казан» газетасы контентын социаль челтәр аша тәкъдим итүдә уңышка иреште. Газетаның инстаграмда язылучылар саны 100 меңгә җитте.
«Бу хакта басма үзләренең Телеграм-каналында хәбәр итте. «Сез дә кушылыгыз», — дип мөрәҗәгать итте редакция потенциаль укучыларына.
«Шәһри Казан» газетасы 1990 елдан чыга, ул нигездә Казандагы татар тормышын яктырта.