(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казан төнге һәм кичке ял өчен иң матур урамлы Россия шәһәрләре арасында өченче урынны алды.
Tvil.ru сайты хәбәр иткәнчә, тавышларның яртысыннан күбрәге (58 процент) Санкт-Петербургка бирелгән. Икенче урында Ялта шәһәре, җавап бирүчеләрнең 16 проценты мондагы урамнарда һәм яр буенда йөрергә яратуын әйткән. Өчлекне Казан һәм Сочи шәһәрләре яба, алар 7 процент тавыш җыйган.
Моннан тыш, бишлеккә Екатеринбург шәһәре дә кергән, аның өчен социаль челтәр кулланучыларның 3 проценты тавыш биргән.