(Әлмәт, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә онкология диспансеры базасында тагын бер ковид-мәйданчык ачарга дигән карар кабул ителде. Район активы белән традицион планеркада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, коронавирус белән хәл кискенләшә бара. «COVID җиңелмәде. Шәһәрдә барлык мәйданчыклар да тулы», — диде Тимур Нагуманов. Район башлыгы шулай ук Роспотребнадзорга һәм полициягә эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.