(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Өлкәннәр декадасы кысаларында «Язмышларның матур мизгелләре» дип исемләнгән ункөнлек үткәрәләр. Бу көннәрдә пенсия яшендәге кешеләр, хезмәт ветераннары өчен ирекле керү һәм бушлай чаралар үткәрү күздә тотыла.
Пенсионерларны һәм ветераннарны Милли музейда экспозицияләр буенча экскурсияләр, мастер-класслар, «Красная горка» Мәдәният йортының «Сударушка» ансамбле чыгышы, «Идел буе елгалары» әйлән-бәйләне көтә.
Вокалчыларны тыңларга һәм чын күңелдән «Автор җыры» һәм «Романс аһәңнәре» музыкаль лекцияләрендә, татар халык җыры концертында җырларга мөмкин булачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика китапханәсендә Милли музей хезмәткәрләре «Заманча Казан» дигән махсус лекция уздырачак.
«Язмышларның матур мизгелләре» декадасы 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. Декада афишасы — сайтта « Тиздән музейда » бүлегендә.