(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына сайлауларның икенче көнендә Россия сайлаучыларының 31 проценттан артыгы тавыш биргән.
Үзәк сайлау комиссиясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча Россиядә сайлачуыларның 31,51 проценты тавыш бирергә килгән.
Бу санга электрон тавыш бирүчеләр кермәгән.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, ике көндә Татарстанда сайлаучыларның 57 проценттан артыгы тавыш биргән.