(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә «Челныгорстрой» тукталышыннан соң ГЭС бистәсе юнәлешендәге юлда дүрт автомобиль бәрелешкән.
Шаһитлар авария урыныннан «Татар-информ» агентлыгына җибәргән фотода күренгәнчә, Volkswagen Tiguan автомобиле һәм өч «Лада» машинасы бәрелешкән.
Зыян күрүчеләрнең берсе җимерелгән автомобильдә кысылып калган. Шаһитлар сүзләренчә, аны коткаручылар чыгарган, аннары ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән.
Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сүзләренчә, өч кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән.