(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова).19 сентябрьдә, Түбән Камада Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участоклары янында җирле җитештерүчеләр товарларыннан ярминкәләр оештырыла. «НТР 24» сайты хәбәр иткәнчә, ярминкәләрдә бәяләр базар хакларына караганда 20-30 процентка арзанрак булачак. Сәүдә рәтләре һәр сайлау участогы янында эшли. Район фермерлары сөт ризыклары, яшелчәләр, камыр ризыклары тәкъдим итә. Сөтне 38 сумга, бәрәңге һәм кишернең бер килограммын 22 сумга сатып алырга мөмкин. Шулай ук кефир, катык, ак май, ипи һәм токмач та сатачаклар. Бүген иртәнге сигездә Түбән Камада һәм Түбән Кама районында 116 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү өч көн дәвамында — 17, 18, 19 сентябрьдә дәвам итә. Бүген сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.