(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген, Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның йомгаклау көнендә, сайлау участокларының берсендә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәләхов тавыш бирде. «Һәр сайлау — демократик җәмгыятьтә үз позицияңне белдерү», — диде ул. Мәкъзүм Сәләхов өч көн тавыш бирү системасының уңайлы булуын бәяләде. Аның сүзләренчә, бу үз позицияңне белдерү һәм күбрәк кешегә үз кандидатын сайлау мөмкинлеге бирә. «Бу бик мөһим һәм дөрес. Билгеле көндә кешенең ниндидер проблемалары булырга мөмкин, ә монда башка көннәрдә дә тавыш бирергә була», — диде ул. Искәртик, бүген Россиядә тавыш бирүнең соңгы көне. Сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау өч көн — 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Параллель рәвештә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар һәм җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза. Республикада 2,8 мең сайлау участогы, шулай ук бала тудыру йорты, хастаханә, шифаханә һәм тикшерү изоляторларында урнашкан 46 вакытлы сайлау участогы эшли. Әгәр республикада яшәүче үзенең тавыш бирү участогының номерын белмәсә, ул аны Россия Үзәк сайлау комиссиясенең электрон сервислары, шулай ук «Минем сайлау участогы» махсус Telegram-ботасы ярдәмендә таба ала. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, участокларның 98 проценты видеокүзәтү белән колачланган. Республиканың Җәмәгать күзәтүе үзәгеннән җәмәгатьчелек, сәяси партияләр, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, шулай ук тиешле техник әзерлек узган битараф булмаган гражданнар күзәтә.