(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы 2022 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлаячак. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.
«Программа 2022 елның 1 гыйнварыннан башлана. Шуңа күрә хәзердән үк төбәкләр ремонт үткәрү мәсьәләсен мәктәп укучылары өчен уңайлы булсын өчен хәл итә. Барлык төбәкләргә дә программаны формалаштыруга таләпләр җиткерелде», — дип сөйләде РФ хөкүмәте һәм «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелеге белән Владимир Путинның киңәшмәсендә вице-премьер Татьяна Голикова.
Ул капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ мәктәпләр гомуми санның 10 проценттан артыграгын тәшкил итүен әйтте.
«Монда авыл мәктәпләренә һәм кече шәһәрләрдәге мәктәпләренә аерым игътибар бирелә. „Бердәм Россия“ һәм Дәүләт Советы комиссиясе белән берлектә программаны эшләтеп җибәрүгә әзерлек буенча берничә киңәшмә үткәрелде. Аның кысаларында 2022-2026 елларда 7,3 мең мәктәп бинасы ремонтланырга тиеш», — дип хәбәр итте дәүләт башлыгына вице-премьер.
Төбәкләргә федераль бюджеттан акча бүлеп биреләчәк, шулай ук кадрлар әзерләүгә дә, диде ул. Төзелеш министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә федераль бюджеттан финансланачак эш төрләре исемлеген билгеләде.
«Эшләргә экспертиза үткәрү вакытын ике атнага кадәр кыскарту турында карар кабул ителде. „Бердәм Россия“ партиясе тәкъдимнәре буенча программага ремонтланган мәктәпләрне җиһазлар һәм уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү чаралары кертелгән», — дип өстәде Татьяна Голикова.