(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йоктырган 723 мең пациент медицина күзәтүе астында кала, сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш югары. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Бүген Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы 723 мең кеше элеккечә медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында кала, бу сәламәтлек саклау системасына элеккечә үк югары йөкләнеш», — диде РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Россия 24» каналы эфирында.