(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген республиканың Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, ДОСААФ Татарстан Республикасы региональ иҗтимагый дәүләт оешмасы берлеге рәисе Рөстәм Нигъмәтуллин ДОСААФ оешмасының яңа җитәкчесен коллектив белән таныштырды. Бу вазифага Татарстан Республикасының элеккеге прокурор урынбасары генерал-майор Сергей Старостин билгеләнде. Бүгеннән ул Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасы рәисе вазифаларын башкаручы булып санала. Аның кандидатурасын оешманың республика советы президиумы расларга тиеш. Аның составына республиканың ведомство һәм учреждение вәкилләре керә. Сергей Старостин Казанда туган, Казан дәүләт университетының хокук факультетын тәмамлаган. Үзенең хезмәт юлын 1992 елда Казан шәһәре Ленин районының прокурор ярдәмчесе буларак башлый. Соңгы дүрт елда республика прокурорының беренче урынбасары була.