(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Каримов). Татарстанның Мәктәп волейбол лигасы тәҗрибәсе Россиянең башка регионнарына да таратылачак. Якын арада аларга барлык кирәкле мәгълүматны бирәләр.
Пректның презентациясе «Россия — спорт державасы» форумында тәкъдим ителде. Аның белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Зенит» волейбол клубы президенты Олег Брызгалов таныштырды.
Чарада 2022 елда волейбол буенча дөнья чемпионаты узачак регионнарның спорт оешмалары җитәкчеләре катнашты.
«Өч ел инде без Татарстанда «Мәктәп волейбол лигасы» проектын тормышка ашырабыз. Укучылар арасында катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Минемчә, волейбол иң арзан һәм һәркем катнаша алырдай спорт төре. Аны мәктәпләрнең мәгариф системасы дәрәҗәсенә кадәр үстереп, без, һичшиксез, зур уңышларга ирешәчәкбез. Бүген форумда катнашучы вәкилләр әлеге проект белән килешерләрдер, безнең үрнәк башкаларга да йогар дип өметләнәбез», — диде Мөхәммәтшин.
Проект белән кызыксынучы субъектларга Татарстан методик материлларны тәкъдим итәргә әзер, дип белдерде ул. Мондый ярышлар яшьләрдә спортка мәхәббәт уятып һәм аларны сәламәтләндереп кенә калмый, аларда ватанпәрвәрлек тә тәрбияли.
«Без монда спорттагы осталыкларны да чарлыйбыз, ватанпәрвәрлек тә тәрбиялибез. Алар үзләренең мәктәбе, сыйныфы, шәһәре өчен көрәшә. Соңгы елларда Татарстанда волейболның актив үсүен күрүем белән бәхетлемен», — диде ул.