(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Киләсе ел бюджеты параметрлары бездән бик җентекле эш таләп итә», — диде ул.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырыш 2022-2024 елларга республиканың социаль- кътисадый үсешен фаразлауның төп параметрларына, 2022-2024 елларга ТР берләштерелгән бюджетын һәм 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетын фаразлауга багышланды.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республиканың социаль-икътисади үсеше фаразы Россия икътисады үсешенең сценар шартларының база варианты нигезендә формалаштырылган. Россия һәм дөнья икътисадында күзәтелә торган тенденцияләрне, шулай ук икътисади үсеш потенциалына йогынты ясый торган факторларны исәпкә алып, икътисад һәм социаль өлкә тармаклары үсешенең параметрларын исәпләп чыгару үткәрелгән.
«Республика һәм тулаем ил үсеше фаразы төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча гомуми уңай динамика белән характерлана. Шулай итеп, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты үсеше 103,8 процент дәрәҗәсендә бәяләнә», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда республикада икътисади активлык үсешенә ирешеләчәк. Сәнәгать җитештерүендә, сәүдәдә һәм төзелештә уңай динамика күзәтелә.
«Тик бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Ел ахырына кадәр әле вакыт җитәрлек. Төп максат — агымдагы уңай тенденцияләрне ныгыту. Киләсе елга без салган параметрлар бездән бик җентекле эш таләп итә. Тулаем төбәк продуктының үсешен — 103,6 процентка кадәр, сәнәгать җитештерүе индексын — 103,4 процентка, төп капиталга инвестицияләрне 104,7 процентка кадәр тәэмин итәргә кирәк. Бу күрсәткечләр бик җитди», — диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда корылык аркасында АСК хезмәткәрләре зур авырлыкларга тап булган. «2010 ел кабатланды. Әлбәттә, кимү күпкә азрак, әмма сизелерлек. Иң мөһиме — авыл халкының, безнең халыкның икътисады. Алар үз керемнәрен ала алмады. Шуңа күрә авылда хәл гади түгел», — диде ул.
Киләсе елга бюджет бик киеренке булачак, дип ассызыклады Татарстан Президенты. Ул катгый финанс дисциплинасын тәэмин итәргә һәм булган резервларны нәтиҗәле кулланырга кушты. Беренче чиратта, бу — салымнар буенча бурычларны киметү, аның күләме 8,9 млрд сум тәшкил итә. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов эшкуарлыкны үстерүгә актив ярдәм итәргә өндәде.