(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бүген Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш сәфәре кысаларында Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборында булды. Россия Оборона ведомствосы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата йөрде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Сергей Шойгуга собор тарихы һәм аны торгызуның төп этаплары турында сөйләделәр. Министр гыйбадәтханәне төзекләндерү элементлары белән танышты һәм шәм куйды. Аннары ул соборның җир асты өлешендә урнашкан мәгарә гыйбадәтханәсендә булды. Шуннан соң Сергей Шойгу, Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев 2020 елның ноябрендә вафат булган Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан каберенә чәчәкләр салдылар.