(Казан, 25 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Дума ТВ» парламент телевидениесе VII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты турында документаль фильм чыгарды. Анда 85 төбәкне тәкъдим итүче 450 парламентарийның нибары биш депутаты катнашты. Шул ук вакытта Ольга Павлова фильмда бердәнбер депутат хатын-кыз булды. Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы җәмгыятьнең социаль юнәлешле булуы — Россия Федерациясе дәүләт сәясәте тренды, дип сөйләде. «Чынлыкта законнарның сыйфаты артты. Әгәр дә элек безнең законнар күп булса, сыйфаты шәптән түгел иде, спикер Вячеслав Володин күрсәтмәсе буенча законнарны сыйфатлы итеп яза башладык», — диде депутат. Ольга Павлова сүзләренчә, Думада закон чыгару инициативаларына четерекле карый башладылар. Дәүләт Думасында кабул ителә торган законнар «туры» булса шунда ук эшли башларга һәм кешеләргә ярдәм итәргә мөмкин.