(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Социаль түләүләр, аеруча балалар пособиесенең кредит түләү өчен тотып калынуына юл куймаска кирәк. Шул ук вакытта, моңа кадәр исәптән чыгарылган акчалар счетларга кире кайтарылырга тиеш. РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда шулай дип белдерде. «Хәзер гражданнар счетындагы акчаны (кешеләр аны дәүләттән социаль түләүләр өлкәсендә ала) исәптән чыгару турында. Алар бигрәк тә мәктәпкә әзерлек һәм башкалар белән бәйле һәм якланырга тиеш. Алар формаль рәвештә якланган да кебек, әмма әгәр дә финанс учреждениеләре аларны автомат рәвештә исәптән чыгарса, әлеге акчаларны кире кайтаруга ирешергә кирәк», - дип искәртте Президент.