(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Пандемия белән бәйле катлаулы шартларга карамастан, Татарстан планлаштырган барлык социаль чараларны да уңышлы төгәлләргә ниятли. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Тәтеш районында очрашуда шул хакта сөйләде.
Парламент Рәисе бүген Буа һәм Тәтеш районнарында булды, берничә объектны карады һәм биредә яшәүчеләр белән аралашты.
«Хәтта катлаулы вазгыятьтә дә Татарстанның планлаштырган барлык социаль чараларын уңышлы төгәлләргә, объектлар төзергә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык юлламада куйган бурычларын үтәргә тырышуын кешеләр сизә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин Тәтеш районы активы белән очрашуда. Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, республикада «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын төзекләндерү эшләре дәвам итә, юллар, йортлар, шул исәптән социаль ипотека буенча да тораклар төзелә.
«Бу күләмдә социаль объектлар төзегән юк иде әле. Мәсәлән, юл төзелеше — бу М7 трассасы реконструкциясе, М12 юлы, күперләр, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юллар төзелеше. Болар барысы да федераль акчага башкарыла. Болар һәммәсе дә республика һәм федераль үзәк җитәкчелеге, Дәүләт Думасы депутатлары, һичшиксез, әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнүче министрлыклар һәм ведомстволар хезмәте», — диде ул.
Парламент башлыгы сүзләренчә, «Чиста су» программасы буенча финанслауны арттыру бурычы да хәл ителәчәк. «Су җитми, ә кайбер районнарда ул сыйфатсыз. Әмма бу Татарстанга гына кагылмый. Бу мәсьәләләрне халык күтәрә, ә без аларны Дәүләт Думасының киләсе чакырылышында хәл итү өчен „Бердәм Россия“ программасына кертәбез», — диде ул. Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе алда торган Бөтенроссия халык санын алу турында да искәртте. Аның сүзләренчә, бу чара халыкның ихтыяҗларын ачыкларга ярдәм итә. Илдә тупланган мәгълүматлар буенча дәүләт программалары кабул ителәчәк.
«Халыкның кәефе начар түгел. Сораулар бар һәм без аларны бергәләп хәл итәчәкбез. Әмма гомумән алганда, кешеләр дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенә аңлап карый. Авылларда нәтиҗәсе күренә торган президент программалары һәм ярдәм өчен рәхмәт әйтә», — диде ул журналистлар белән аралашканда.
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Татарстан җитәкчелеге халык белән очрашу өчен һәрвакыт мөмкинлек таба. Районнарга йөрү җирле халыкны борчый торган мәсьәләләрне белергә ярдәм итә, дип ышана ул.