(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Тәтеш районының Бакырчы авылында Бакырчы авылы башкарма комитеты бинасы ачылды. Тантанада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.
«Яңа социаль объект ачылу белән авыл халкын котлыйм. Монда түрәләр, әмма үз авылындагы мәсьәләләрне хәл итә торган кешеләр эшләячәк», — диде парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан авылларында һәм шәһәрләрендә республика программалары тормышка ашырыла. «Кешеләр моңа уңай бәя бирә. Тәтеш районы барлык программаларны да уңышлы тормышка ашырып килә, монда социаль мәсьәләләр хәл ителә», — диде ул.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белдергәнчә, Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән Бакырчы авылында яңа административ бина барлыкка килде. «Бу авыл соңгы елларда бик үзгәрде. Күптән түгел генә Мәдәният йорты ачтык, чишмә төзекләндердек, спорт комплексы төзедек», — диде ул.