(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда һәм Россиянең ике төбәгендә аномаль эссе һава торышы көтелә. Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, киләсе атнада республикада һава температурасы 35 градуска кадәр күтәреләчәк. Якындагы көннәрдә Россиянең көньягында 38-40 градуска кадәр эссе булачак. Ә 9 августка кадәр Липецк, Тамбов, Воронеж, Курск һәм Белгород өлкәләрендә һава температурасы климатик нормадан 7-8 градуска артачак. «Россиянең көньягында, Краснодар краенда, Ставрополь һәм Кырым шәһәрләрендә шулай ук 35-38 градуска кадәр эссе фаразлана. Дагыстан, Чечня, Ингушетиядә һава температурасы 40 градус булачак», — диде Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе.