(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖенең 55 еллыгына багышланган чарада чыгыш ясады.
«Зәй шикәре» заводы — Россиядә иң зур шикәр җитештерүчеләрнең берсе. Бүгенге көндә ул иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе булып тора. Предприятиенең эшкәртү куәте тәүлеккә 8000 тоннага җитә, эшкәртү күрсәткече 1200 тоннадан артып китә. Әлеге күрсәткечләр буенча предприятие Россиянең иң яхшы биш заводы арасына керә. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Агрокөч» холдингы җитәкчелеге тарафыннан заводны яңа дәрәҗәгә чыгару буенча зур эш алып барыла.
Предприятие даими рәвештә үсә, җитештерүгә алдынгы инновацияләр кертелә. Шикәр җитештерүнең югары технологияле булуы Зәй районының авыл хуҗалыгы оешмаларына гына түгел, ә якын-тирә — Сарман, Тукай, Минзәлә, Түбән Кама, Мөслим районнары авыл хуҗалыгы оешмаларына да шикәр чөгендере игү мөмкинлеге бирде.
«Зәй шикәр заводының барлык коллективына Татарстан иминлеге һәм муллыгы хакына фидакарь, тырыш хезмәтегез, предприятиегә тугрылыклы булуыгыз өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Барыгызга да хезмәтегездә уңышлар телим!» — дип котлады завод хезмәтчәннәрен Рафаэль Фәттахов.