(Казан, 6 август, «Татар-информ»). 7 июльдә Шамил Шәйдуллин белән хушлашу була/ 2021 елның 3 августында Татарстан сәнгате зур югалту кичерде - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Мортазович Шәйдуллин вафат булды. Хушлашу иртәгә, 7 июльдә, 10.00 сәгатьтә Ф.Әмирхан урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан «Казан нуры» мәчете янында узачак.