(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова Казан шәһәре Думасына сайлауда катнаша. Бу хакта ул Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. Санникова «Дәрвишләр» торак бистәсе мәнфәгатьләрен якларга ниятли. Ул аны бу районда туып-үсүе һәм җирле халыкның проблемалары яхшы таныш булуы белән аңлата.
«...мин һәрвакыт шартларны яхшы якка үзгәртергә тели идем, һәм хәзер моның өчен мөмкинлекләрне күрдем. Гүя балачагыма әйләнеп кайткандай булдым, үземдә көч тойдым һәм яраткан округым шартларын яхшыртуга йогынты ясыйсым килә!» - диде Санникова.
Ул тиешле белеме булуын һәм үз карьерасын официант вазифасыннан башлап, ТР башкаласының туризмны үстерү комитеты җитәкчесенә кадәр җиткерә алуын искә төшерде. Шулай ук ул вәкиллек эшчәнлегендә җитәрлек тәҗрибәгә ия, чөнки берничә ел Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкарма директоры булып эшләде.
«Мин үз округымда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен якларга, аларга, күршеләремә файда китерергә телим » , - дип аңлатты Санникова.