(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Казан дәүләт автоинспекциясе 23 июльдә 11:10 сәгатьтә Җиңү проспектында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Якынча версия буенча, билгесез автомобиль йөртүчесе Җиңү проспектындагы 21 номерлы йорт янындагы территориядән барганда 17 яшьлек велосипедчыны бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән, дип яза Казан мэриясе. Велосипедчы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, травматология пунктында медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны кайтарып җибәргәннәр. Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларына түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга сорый: +7 (843-53) 3-38-19, +7(843)533-38-48.