(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булачак. Анда аңа республикада кулланыла торган цифрлы технологияләр турында сөйлиячәкләр.
«Әлегә программаны төзиләр, Татарстан Президентын республикада төзелештә кулланыла торган технологияләр белән таныштыру, фәнни-мәгариф һәм проект үзәкләрен күрсәтү планлаштырыла», — диде Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Моннан тыш, Татарстан Президентының югары уку йортына визиты вакытында республиканың агломерацияләрен һәм транспорт инфраструктурасын үстерү турында фикер алышачаклар.