(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 30 июльдә П.В. Алабин исемендәге Самара өлкәсе тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгыннан экспонатлар тәкъдим ителәчәк, диелгән «Самара татарлары» сайтында. Күргәзмә татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре, күп гасырлык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләячәк. Экспозициягә XIX гасыр азагы — XX гасыр башы этнографик материалы кертелгән: шәһәр хатын-кызлар татар костюмнары комплекслары, авылдагы көнкүреш киемнәре, көнкүреш әйберләре, кием-салым элементлары, хезмәт кораллары, савыт-саба, җиһаз, музыка инструментлары һәм башкалар. Шулай ук ювелир бизәнү әйберләре: муенса, алка, беләзекләр тәкъдим ителәчәк.