(Бөгелмә, 24 июль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмәдә быел Муса Җәлил урамы янындагы территорияне реконструкцияләү эшләре бара. Бу урамда күп кенә мәдәни мирас объектлары урнашкан. Төзекләндерү уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында откан грант акчасына гамәлгә ашырыла. Проект нигезендә, биредә өч метр киңлектәге тротуарлар барлыкка киләчәк, алар Ленин урамыннан яңа җәяү йөрү транзитын формалаштырачак. Ул барлык тематик зоналар аша узачак һәм Җәлил урамы белән Нефтьчеләр урамы киселешендә тәмамланачак. Алга таба әлеге җәяүлеләр маршрутын Хәким буасына кадәр дәвам итү күздә тотыла.