(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россия эш бирүчеләре хезмәткәрләренә коронавирустан вакцинация узу өчен ял көне бирә алачак. Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы рекомендацияләре буенча, әлеге карар эш бирүче тарафыннан мөстәкыйль кабул ителәчәк. «Эш бирүчеләргә профсоюз (булган очракта) белән берлектә хезмәт коллективы арасында аңлату эшләре оештырырга киңәш ителә. Вакцинация узу өчен хезмәткәрләргә өстәмә ял көне бирергә», — диелә 23 июльдә бастырылган документта.