(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 июльдә, Татарстанда кабат һава шартлары начаралануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава булачак. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында, шулай ук Казанда да кыска вакытлы яңгыр көтелә. Татарстанның көнчыгыш районнарында төнлә һәм көндез урыны белән яшен фаразлана, боз яварга мөмкин. Төньяк, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11.+16 градус, көндез +20.+25 градус җылы. Метеорологларның якынча фаразлары буенча, киләсе көннәрдә һава температурасы тагын бераз төшәчәк, бигрәк тә төнлә салкынайтачак. Явым-төшем акрынлап туктаячак, якшәмбе, 25 июльдә, явым-төшем ихтималы аз.