(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Коронавирус белән авырган кешеләрдә антитәнчекләр елдан артык саклана. «Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш илкүләм институты тикшеренүләре буенча, күпчелек коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр антитәнчекләр бер елдан соң ачыкланган», — дип хәбәр итә Финляндиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш илкүләм институты галимнәре сүзләренә сылтама белән РИА Новости. Тикшеренүдә катнашучыларның 97 процентында IgG антитәнчекләре табылган. «Күп кешедә антитәнчекләр табылса да, бер елдан аларның дәрәҗәсе, авырганнан соң алты ай узганнан соңгы күрсәткечләргә караганда, якынча өчтән бергә түбәнрәк иде», — диелгән хәбәрдә.