(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүгенге хәлләр безнең дәүләт сәясәтенең соңгы еллары нәтиҗәсе. Бу турыда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасының яңадан торгызылган Соборын изгеләндерүдә әйтте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе мөселманнарның Корбан гаете бәйрәме белән Казан Мәрьям Ана иконасын изгеләндерү күренешенең туры килүен символик булуына аерым игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, кичә Россия Президенты Владимир Путин барлык мөселманнарны котлады, ә Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Сафа Таҗетдин илебездә дин тотучылар бәйрәмен ничек билгеләп үтүләрен сөйләде.
«Бу вакытлы күренеш булырга тиеш түгел, — дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Шәймиев. — Бу кагыйдә булырга тиеш, чөнки безнең халык бик күп кыенлыклар кичерде. Һәм бүген без монда барыбыз да булуыбыз һәм бу хакта рәхәтләнеп сөйләргә мөмкинлегебез булу — бу беренче казаныш», - диде ул.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе 2015 елның ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсен торгызу турындагы указга имза куюны мисал итеп китерде.
«Элек кабул ителгән һәм хәзер кабул ителә торган барлык карарлар республикада булган конфессияләр мәнфәгатьләрен исәпкә алып уздырыла. Менә бу барыбызны да берләштерә. Һәм бу берләшү сүзләрдә түгел, ә кешеләрнең күңелләрендә бара. Бу юнәлештә юл салынган, ул безнең күп динле халкыбызның күңеленә хуш килә, һәм ул үзен аклый», — диде Минтимер Шәймиев.
«Эш күп әле. Әгәр илдә җаннарны дәвалау буенча шунда процесслар бара икән — без бөтен көчебезне куярга тиеш. Кешеләр әйтмешли, без булдырабыз. Без бердәм булганда күп нәрсәгә ирешә алабыз», — диде ул.