(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путинга Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуда ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте. «Бу эш республикада Болгар ислам академиясен төзү белән бергә алып барылды. Бу милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуның ачык мисалы булып тора», — диде Миңнеханов Россия Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашуда. «Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путинга Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде», диелә хәбәрдә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда традицион диннәргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә, тарихи дини һәйкәлләр торгызыла, дини белем бирү үсеш ала. Федерация Советы рәисе Казанга Изге Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерүдә катнашу өчен килде. Тантананы Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл уздырды.