(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Императорское православное Палестинское общество» халыкара иҗтимагый оешмасы рәисе, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты.
Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сергей Степашин Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү белән бәйле чараларда катнашу максаты белән Казанга эш сәфәренә килде. Моннан тыш, «Императорское православное Палестинское общество» халыкара иҗтимагый оешмасы рәисе сәфәре кысаларында үзе җитәкләгән җәмгыятьнең җирле бүлеге әгъзалары белән эшлекле очрашу үткәрде.
«Казанда республика һәм тулаем ил өчен, конфессиональ тынычлык һәм Рус Православие чиркәве өчен тарихи вакыйгалар уза, яңадан торгызылган иң борынгы чиркәү ачыла, — дип сөйләде Сергей Степашин. — Республика җитәкчелегенә бу эшне башкарып чыгуга көч куйган өчен чын күңелдән рәхмәт. Бүген иң матур православие корылмаларының берсе ачылачак. Татарстан һәрвакыт барлык конфессия вәкилләренең тынычлыкта һәм үзара аңлашып яшәве белән дан тотты».
Сергей Степашин сүзләренчә, Татарстанда «Императорское православное Палестинское общество» оешмасының иң борынгы һәм сан ягыннан (Мәскәүдән соң) иң зур бүлеге эшли. Аны Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов җитәкли.