(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән. Алар 1933, 1938, 1951 һәм 1976 елларда туган булган.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
«Агымдагы елның 21 июленә ковидтан 587 үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.