Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татар журналистикасы бүлеге студенты: Үзем теләгән редакциядә эшләү мөмкинлеге булды

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Зилә Дәрҗеманова Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә әзерләгән программасы буенча журналистика белгечлегенә укый. Ул уку дәверендә булган уникаль мөмкинлекләр турында сөйләде.

«Алдагы елларда да филология һәм журналистика юнәлеше эшләп килде, тик аның форматы башка иде. Без үзебезне журналист итеп сизмәдек. Шамил абый ( „Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте генераль директоры — Т-и.иск) һәм Рәмис абый („Интертат“ электрон газетасы баш мөхәррире - Т-и.иск.) белән беренче дәрестә үк практика башланды. Икенче семестрдан практиканы редакцияләрдә үттек. Уникаль мөмкинлек бирелде — үзебез теләгән редакцияне сайладык», — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, студентларның күбесе «Татмедиа» газета-журналларында практика үткән. ТНВ һәм ДТРКда практика узу мөмкинлеге дә бирелгән. Зилә Дәрҗеманова практиканы ТНВның яңалыклар бүлегендә узган.

«Без теорияне әле тулысынча белмәсәк тә, анда эшләүче журналистлар белән эшләргә өйрәндек. Интервьюлар алдык, оператор белән бергә эшләргә өйрәндек. Башка журналистларга карап, сорау бирергә өйрәндек. Практиканың уникаль ягы — барысын да эшләп карый алабыз. Төркемдәшләрем дә бу курсны уникаль дип саный», — ди ул.

Студент кыз сүзләренчә, институт тарафыннан бирелгән филология белеме дә көчле. «Татар теле һәм әдәбияттан укытучыларыбыз көчле. Тел белеме һәм практиканың бергә булуы уңышлы нәтиҗә бирер», — дип сөйләде Зилә Дәрҗеманова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus