(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2022 елда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндерү өчен Татарстанның 200 ишегалды исемлеге билгеләнде. Бу хакта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды хәбәр итә.
Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә 170 мең татарстанлы катнашкан, аларның 92 меңе киләсе елда беренче чиратта төзекләндерәсе ишегаллары өчен тавыш биргән. Исемлек «Документлар» бүлегендә dvor.tatar сайтында чыккан.
Әлеге территориядә яшәүчеләргә тавыш биргән кешеләрнең процент нисбәте буенча топ-200 ишегалды сайланган. Исәпләү системасында шулай ук 2022-2024 елларга республика районнары буенча ишегалларының чагыштырмасы исәпкә алынган.
Тавыш бирүдә иң активлары казанлылар булды — республика башкаласында яшәүчеләр төзекләндерү өчен 35 мең тавыш бирде. Икенче урында Чаллы халкы — 11 мең тавыш җыелган. Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында 7,5 һәм 6,5 мең кеше тавыш биргән.
Киләсе елга исемлеккә Казанның 65 ишегалды, Чаллы һәм Яшел Үзән районының 18әр ишегалды кергән. Түбән Кама районында 15 ишегалды төзекләндереләчәк, ә Әлмәт һәм Чистай районнарында тугызар ишегалды төзекләндерү көтә.
Халык шулай ук сайлап алынган ишегалды буенча тугыз сораудан торган анкета тутырган. Анда теге яки бу территориянең проблемаларын һәм беренче чиратта нәрсә төзекләндерелергә тиешлеге турындагы идеяләр әйтелгән. Проектлаучылар төзекләндерү схемаларын проектлаганда сораштыру нәтиҗәләрен исәпкә алачак, ул якындагы айларда башлана.
Гомумән алганда, 2022-2024 елларга «Безнең ишегалды» программасына кергән 4758 ишегалды тавыш бирүгә чыгарылган.
2022 елгы ишегаллары исемлеген инвентарьлаштыру нәтиҗәләре, комплекслылык принцибы, башка төзекләндерү программалары белән кушу һәм районнарның һәм шәһәрләрнең ишегалды территорияләрен үстерү стратегиясе буенча район администрацияләре тулыландыра.
Моннан тыш, исемлеккә Чүпрәледән бер, Кама Тамагыннан өч һәм Ютазы районыннан ике ишегалды кертелгән. Бу муниципалитетларда 2022 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре тәмамланачак.