(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). «Рубин» футбол командасы киләсе сезонда футболчылары өчен киемнәрнең өч җыелмасын ясаган. Ике төс — команда өчен традицион булган рубин (кызыл) һәм яшел төс. Өченче комплект кара-соры төсләрдә тегелгән. Моңа кадәр уен формасы кара төсле иде.