(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасы, Vaccines халыкара журналында бастырылган Гамалея исемендәге фәнни-икшеренү үзәге тикшеренүләре нигезендә, коронавирусның яңа штаммнарына каршы эффективлыгын күрсәткән, дип хәбәр итте Россия туры инвестицияләр фонды.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, «РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге һәм Россия туры инвестицияләр фонды, «Спутник V» белән вакциналаштырылган кешеләрдән алынган кан сүленең SARS-CoV-2 яңа штаммнарына каршы нейтральләштерү активлыгын тикшерүнең уңай нәтиҗәләрен игълан итә.