(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 12 июльдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә. Тулаем алганда, фаразлар буенча алдагы тәүлектә температура режимы саклана: көндез +24...+29, төнлә +10...+15 градус җылы булачак. Күк йөзен бераз болытлар да каплаячак.