(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлектә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенән – 749, пандемия башланганнан алып 143 002 пациент вафат булган.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.
«Соңгы тәүлектә 749 үлем очрагы расланды... Пандемия башланганнан алып Россиядә бу чирдән 143 002 кеше вафат булды», - диелә хәбәрдә.
Аерым алганда, Мәскәүдә соңгы тәүлектә – 110, Санкт-Петербургта – 102, Түбән Новгород өлкәсендә 29 кеше якты дөнья белән хушлашкан.