(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә коронавирусның 48 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше авыруны читтә, 45 кеше аралашу юлы белән йоктырган.
«19 пациент хастаханәдә, 29 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган — монда 24 кеше авырый. Чаллыда 15 очрак теркәлгән. Барлыгы 10 муниципалитетта ковид йоктыручылар ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус йоктыруның 22 854 очрагы теркәлде. 20 448 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 31 кеше узган тәүлектә терелгән.
Коронавируска каршы вакцинаны Татарстанда 655 178 кеше ясаткан. Вакцинаның икенче дозасын 429 862 кеше алган. Прививка ясатучылар саны бер тәүлектә 16 003 кешегә арткан.