(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). 10 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда коронавируска каршы 655 178 кеше вакцина ясаткан.
Бу планның 35,7 процентын тәшкил итә, дип сөйләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.
«Без өстәмә көчләр булдырырга әзер. Кичә генә дә 16 мең чамасы кешегә прививка ясалды», — диде Президент.
Республика Президенты белдергәнчә, вакцинага ихтыяҗ массакүләм вакцинация аркасында арткан. «Бүген вакцинага ихтыяҗ аның күләменә караганда зуррак. Республикада 66 мең доза вакцина калды, бездәге темпларда бу 4 көнгә җитә. Республикага вакцина кайтартуны арттыру буенча эшләячәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Коронавируска коллектив иммунитеты барлыкка килсен өчен, халыкка вакцина ясау темпларын киметмәскә кирәк, диде Президент. Аның сүзләренчә, моның өчен республикада барлык шартлар да бар.
Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда барлыгы 153 вакцинация пункты, шул исәптән 62 мобиль пункт эшли. Шулай ук күчмә вакцинацияләр, хезмәт коллективларында эшләү кебек формалар да бар, диде Рөстәм Миңнеханов.
Россиядә теркәлгән дүрт вакцинаның өчесе («Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак») республикада кулланыла.