(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 13 ел әлеге министрлык башлыгы булып эшләгән Камил Зыятдиновка мемориал такта ачты.
«Бүген Камил Шагар улына 70 яшь тулган булыр иде. Ул — легенда, сәламәтлек саклауны оештыру титаны, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, берничә буынны тәрбияләгән мөгаллим», — диде министр.
Ул Камил Зыятдинов төзегән һәм лаеклы коллектив җыйган 18нче хастаханәгә аның исеме бирелүен әйтте.
Марат Садыйков әйтүенчә, Камил Зыятдинов сәламәтлек саклау министрлыгын узган гасырның 90нчы елларында, шактый катлаулы вакытта җитәкли башлаган.
«Камил Шагар улы эшләгән еллар — республика икътисадының иң катлаулы вакыты, бар нәрсә җимерелгән чор. Ул вакытларда хезмәт хаклары, медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр белән тәэмин итү бик авыр иде», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
Камил Зыятдиновның кызы Динә Хөсәенова әтисе хөрмәтенә мемориаль такта кую идеясен хуплаган һәркемгә рәхәт белдерде. Динә ханым да әтисе юлыннан киткән, хәзер ул Республика клиник офтальмология хастаханәсен җитәкли.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының элекке башлыгын искә алырга республикадагы һәм Казандагы әйдәп баручы хастаханәләрнең баш табиблары, медицина университеты һәм медицина академиясе башлыклары һәм аның белән бергә эшләгән кешеләр, гаилә әгъзалары килгән иде.
2007 елда Камил Зыятдинов министр вазифасыннан киткәч, аны Казан дәүләт медицина академиясе ректоры итеп сайлыйлар.