(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус чикләүләрен бозу очракларының иң күбесе мәгариф оешмаларына, җәмәгать туклануы оешмаларына һәм сәүдә нокталарына туры килә.
Татарстанның Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Роспотребнадзор Татарстанда төрле объектларда барлыгы 293 оператив тикшерү уздырган. 54 оешма, ягъни тикшерелгәннәрнең 18 проценты кагыйдәләрне бозып эшләгән. Кайбер оешмаларның эшчәнлеген туктату турында карарлар да бар, дип яза Президентың матбугат хезмәте.
«Республикада бу эш дәвам итәчәк. Тәртип булмаса — сәүдә, җәмәгать туклануы һәм башка оешмаларның эшчәнлеген туктатачакбыз», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент ковид таралуга каршы профилактика өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне бер тайпылышсыз үтәргә өндәде. Шулай ук республикада бер генә массакүләм чара да коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб рөхсәтеннән башка уза алмый, диде Рөстәм Миңнеханов.
Алдарак «Татар-информ» Татарстанда вакцинация буенча планның 36 проценты үтәлгән дип язган иде.