(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 июль төнендә Татарстанда көчле җил һәм яшен булачак.
Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, көндез алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы фаразлана.
Төнлә урыны белән яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал.
Төньяктан талгын, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр үк көчәергә мөмкин.
Төнлә +14.+19˚, көндез +24.+29˚ градус җылы булачак.