(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Арзанлы кунакханәләр санын арттыру Казанны православие динендәгеләр өчен гыйбадәт үзәгенә әйләндерергә ярдәм итәчәк. «Казанда һәм Татарстанда изге урыннар күп. Гыйбадәт кылучылар монда килсен өчен аларга күп санда кунакханәләр төзергә кирәк», — диде Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл «Татарстан 24» телеканалы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюда. «Кагыйдә буларак, гыйбадәт кылучылар артык бай кешеләр түгел. Шуңа күрә аларга яшәү өчен яхшы, әмма гади кунакханәләр кирәк. Моның өчен эшлисе дә эшлисе әле», — диде митрополит. Интервью тулысынча «Татарстан 24» телеканалы сайтында басылып чыкты. Әңгәмәнең телевизион форматын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» тапшыруында шимбә көнне 18:30 һәм якшәмбе көнне 13:30 сәгатьләрдә карарга мөмкин.